1 нче октябрь көнне Тойгелде коррекция мәктәбендә “Өлкәннәр көне” узды. Мәктәпкә коллективта эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр чакырылды. Бәйрәмне мәктәп директоры И.Р.Хабибуллин рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. Өлкәннәр чәй табыны артында бер-берсе белән аралашып, укытучылар һәм тәрбиячеләр оештырган укучылар концертын карадылар. Ветераннар, бик канәгать булып, мәктәп коллективына рәхмәтләрен белдерделәр.