3 октябрь көнне Мөслимдәге гимназия базасында район укытучылары арасында өченче җәйге сайлап алу спартакиадасы булып үтте.

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

3 октябрь көнне Мөслимдәге гимназия базасында район укытучылары арасында өченче җәйге сайлап алу спартакиадасы булып үтте. 7 спорт төре буенча узган бу ярышларда 20мәктәптән 200 артык укытучы катнашты.

Бәйге бик оешкан төстә барды. Һәр балл өчен спортчылар бөтен көчләрен биреп көрәште. Тамашачыларның дәрт биреп утырулары аларны җиңүләргә рухландырды. Нәтиҗәдә, 73 штраф очко җыеп,  Мөслим лицее командасы беренче урынны яулады. Бер очко аерма белән Мөслим гимназиясе командасы икенче урынга чыкты. Өченче урында – Тойгелде коррекция мәктәбе командасы, дүртенчедә – түбәнтабынлылар.

Шәхси беренчелектә җиңү яулаган спортчылар,  17 октябрь көнне Мамадыш шәһәрендә узачак республика бәйгесендә катнашып, район данын яклаячак.

Район мәгариф идарәсе,  ярышларны югары оешканлык белән уздырганнары өчен, балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге коллективларына рәхмәт белдерә, спортчыларга яңа җиңүләр тели.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International