13 нче октябрь көнне 14.00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы Мөслим җирле бүлеге һәм район үзәк китапханәсе "Нәсел агачы" дип исемләнгән шәҗәрә кичәсе үткәрә.
8 нче октябрь көнне “Карина” кафесында Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Бәйрәмдә район башлыгы Р.Х.Муллин, мәгариф идарәсе начальнигы Р.Т.Демидов, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре һәм укытучылар, тәрбиячеләр катнашты.