Октябрь аенда Мөслим районында “Ат сөючеләр клубы” төзелеше башланды. Бу безнең район өчен зур яңалык. Бинаны проектлаучылар сүзе буенча биредә зурлар да, кечкенәләр дә шөгыльләнә алачак. Мөслим районының иҗтимагый хәрәкәте төзелештә актив булыша. Бу көннәрдә, һава торышы бик үк тотрыклы булмавына карамастан, объектта җир тигезләү эшләре зур темплар белән алып барыла.