8 нче октябрь көнне “Карина” кафесында Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Бәйрәмдә район башлыгы Р.Х.Муллин, мәгариф идарәсе начальнигы Р.Т.Демидов, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре һәм укытучылар, тәрбиячеләр катнашты.
Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бер төркем хезмәткәрләргә район хакимияте башлыгының, мәгариф идарәсенең, республика профсоюз комитетының мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук 30, 35, 50 ел педагогик стажы булган мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнде.
Бәйрәм тантанасында ветеран укытучылар да хөрмәтләнде.