ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Мәлләтамак авыл китапханәсендә якташыбыз, актёр Наил Әюповның тууына 80 ел тулуга карата “Остасының остасы” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.

13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген, мәгариф идарәсендә, "Ел укытучысы - 2016" бәйгесенә әзерлек буенча семинар үтте. Семинарда мәгариф идәрәсе җитәкче урынбасары Харисова Л.М., "Ел укытучысы - 2015" конкурсының муниципаль этабының җиңүчесе Арсланова Л.Н., физика укытучысы һәм "Ел укытучысы - 2015" бәйгесендә катнашучы Ялалов А.Л. чыгыш ясадылар.

Мөслим сәнгать мәктәбе белән тыгыз элемтәдә торучы районыбызның күренекле шәхесе, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов музейга үзешчән композитор Васыйл Әхмәтҗановның шәхси әйберләрен, китапларын, нота, үзе иҗат иткән җырларның ноталарын тапшырды.
Симәк авылы китапханәсендә язучы Адлер Тимергалинның тууына 85 ел тулу уңаеннан  "Бердәнбер фантаст язучыбыз" дип исемләнгән кичә үтте. Китапханәче язучының "Таш алиһә" дигән маҗаралы китабына күзәтү үткәрде.
Түбән Табын авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Зирәкләр һәм тапкырлар” дип исемләнгән кичә үткәрде.

Яңа Усы китапханәсендә якташыбыз, актер Наил Галимулла улы Әюповның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Сәхнә өчен яратылган кеше” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.

12 гыйнвар көнне Район мәдәният йортында “Могҗизалар төненнән Маҗаралар иленә” исемле мал-маскарад үтте.

Шуганка авыл мәдәният йортында "Безнең киләчәк көннәребез" дип аталган студентлар кичәсе утте.

Музей экспонатлар белән байый

Баланны авылы мәдәният йортында укычы балалар арасында шашка ярышы булып үтте. Жинүчеләр билгеләнде ,бүләкләр бирелде.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International