11 нче март көнне “Живая классика” Бөтенроссиякүләм конкурсының район этабы узды.

2016 елның 11 марты, җомга

11 нче март көнне “Живая классика” Бөтенроссиякүләм  конкурсының район этабы узды. Конкурста районның 12 мәктәбеннән 22 сәнгатьле сөйләүче укучы катнашты.

Конкурсның максаты: матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны үстерү иде.

Конкурста балалар төрле әсәрләрдән өзекләр укыдылар һәм жюри текстны дөрес сайлау, сәнгатьле сөйләү, образга керү таләпләре белән бәяләде.

Җиңүчеләр булып, Мөслим гимназиясе укучылары Рената Харитонова, Эльвина Шәехова һәм Нурлан Шәехов табылды. Алар төбәкара турда безнең районны тәкъдим итүчеләр булачаклар. Шулай ук Мөслим, Әмәкәй, Михайловка урта мәктәбе укучылары призерлар булдылар.  Барлык катнашучылар да сертификатлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International