ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2016 ел
җомга

18 нче март көнне "Мизгел" яшьләр үзәге эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенның 2нче полуфиналы уздырыла...


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

17 мартта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы үткәргән коллегиядэ мәгариф идарәсе начальнигы Р.Т.Демидов, методист Р.Р.Шарифуллина катнашты. Коллегиядә Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем һәм  тәрбия бирү системасы усеше мәсьәләләре каралды.

икъдисат булеге

16 нчы март көнне Тат Бүләр урта мәктәбе базасында “Коллективның психологик халәте -мөгаллимнәрнең иҗади потенциаллары үсешенә шарт булуы” темасы астында мәктәп директорлары киңәшмәсе узды. Килгән кунаклар ачык дәресләр һәм мастер-класслар карадылар. Мәгариф идарәсе методистлары уздырган эшлекле уенда катнаштылар. Коллективта яхшы мөгаләмә һәм уңай психологик мөнәсәбәтләр булганда гына, уңышларга ирешеп булуына, тагын бер кат инандылар.

Районыбызда инде өченче елын сәләтле балалар белән шөгыльләнү үзәге уңышлы гына эшләп килә. Укучыларыбыз ел саен республика һәм Рәсәй күләмендә уза торган төрле конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә үз көчләрен сынап карыйлар һәм югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Һәр ел саен укучыларның белемнәрен тирәнәйтү, камилләштерү, белемгә омтылышларын көчәйтү, сәләтле балаларның санын арттыру максатыннан башта мәктәпләрдә, аннары районда, соңыннан республика күләмендә олимпиадалар уздырыла һәм җиңүчеләр ачыклана. Хезмәтнең нәтиҗәсе укучыларыбызның республика олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясауларында күренә. 2013-2014 уку елында – 15, 2014-2015 уку елында – 12, ә 2015-2016 уку елында республикада – 20, төбәкара олимпиадада 1 призлы урыныбыз бар. 

Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучысы Вәлиева Регина (укытучысы Румия Деникаева) «Рассударики» бөтенроссия иҗат конкурсында катнашып, 2 урын алды. Аңа киләчәктә дә яңадан-яна уңышлар телибез.

Волонтерның шәхси китабы - эш стажын туплый торган китап ул. Ләкин анда түләүсез, ярдәм йөзеннән башкарылган саваплы хезмәтләр языла...

Мәлләтамак авыл мәдәният йортында "Сүнмәст дәрт" клубы ветераннары концерт куйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International