Районыбызда инде өченче елын сәләтле балалар белән шөгыльләнү үзәге уңышлы гына эшләп килә. Укучыларыбыз ел саен республика һәм Рәсәй күләмендә уза торган төрле конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә үз көчләрен сынап карыйлар һәм югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Һәр ел саен укучыларның белемнәрен тирәнәйтү, камилләштерү, белемгә омтылышларын көчәйтү, сәләтле балаларның санын арттыру максатыннан башта мәктәпләрдә, аннары районда, соңыннан республика күләмендә олимпиадалар уздырыла һәм җиңүчеләр ачыклана. Хезмәтнең нәтиҗәсе укучыларыбызның республика олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясауларында күренә. 2013-2014 уку елында – 15, 2014-2015 уку елында – 12, ә 2015-2016 уку елында республикада – 20, төбәкара олимпиадада 1 призлы урыныбыз бар.