"Социаль эшмәкәр - 2016" конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Социаль ярдәм итү өлкәсендә әйдәп баручы кече һәм урта бизнес вәкилләре игътибарына! "Безнең киләчәк" фонды "Социаль эшмәкәр – 2016" проектлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Билгеләп үтик, әлеге бәйгене үткәрү максаты - алга таба финанслау, шулай ук социаль эшмәкәрләргә консалтинг һәм мәгълүмат ярдәме күрсәтү. Катнашу өчен http://konkurs.nb-fund.ru сайтында теркәлеп, шәхси кабинетта гариза тутырып, аны конкурсны оештыручыларга җибәрергә кирәк. Әлеге һәм башка мәсьәләләр белән бәйле сораулар буенча түбәндә курсәтелгән телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була 8 (800) 333-68-78

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International