ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе
Яңа Усы авылы китапханәчесе “Кыңгырау” балалар бакчасында булды. 
Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Балалар китабы илендә" дип аталган әдәби кичә үткәрде. 
Михайловка авылы китапханәсендә "Птичьи разговоры" дип исемләнгән әңгәмә үтте.
Баланлы авылы китапханәсендә  "Әкиятләрдә серле дөнья" дип исемләнгән китапханә дәресе үтте.
Мәлләтамак авыл китапханәсендә бакча балалары белән "Якын дустым - китабым" исемле тематик кичә үтте. 

5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

6 апрель көнне Район мәдәният йорты халык театры Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” музыкаль драмасын сәхнәләштерә. Классик театрга битараф булмаганнарны сәгать 19.00 Район мәдәният йортында көтеп калабыз. Килегез, үкенмәссез!

4 нче апрель көнне район мәдәният йортының халык театры  Минзәлә шәһәре тамашачысына  Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрен тәкъдим итте.

Үзәк китапханә хезмәткәре картлар һәм инвалидлар йортына барып өлкәннәрне бөек шагыйребез Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

5 апрель көнне Олы Чакмак авылы мәдәният йорты авыл китапханәсе  белән берлектә "Һәр өлкәнгә-рухи юл" акциясе буенча Бикташев Габдрәхим абый белән очрашу узды.

Симәк авыл мәдәният йорты үзешчәннәре Краснояр авыл клубында "Җырлап ачыла күңел" исемле концерт программасы белән чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International