2 апрель – Балалар китабы көне.

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе
2 апрель – Балалар китабы көне. Шул уңайдан Яңа Усы авылы китапханәчесе “Кыңгырау” балалар бакчасында булды. Китапханәче нәниләрне эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Һ. Х. Андерсенның китапларыннан күргәзмә оештырды, иҗаты белән таныштырды, презентация күрсәтте. Авторның нәниләр өчен иҗат иткән әкиятләрен укыды, сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, китап күргәзмәсен карадылар, бирелгән сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International