4 нче апрель көнне район мәдәният йортының халык театры Минзәлә шәһәре тамашачысына Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрен тәкъдим итте.

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

4 нче апрель көнне район мәдәният йортының халык театры  Минзәлә шәһәре тамашачысына  Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрен тәкъдим итте. Музыкаль драмада үзешчән актерларның профессиональ уены спектакльнең башыннан ахырына кадәр тын да алмый утырган аудиториянең көчле алкышлары астында калды. Халык театры коллективы  әлеге спектакль белән уңышлы чыгыш ясап,  Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Дәүләт драма театрының  төрле  номинация буенча  6 җиңү дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International