Үрәзмәт авыл мәдәният йортында авылыбызның "Сәйлән" балалар бакчасы балалары арасында "Нәни йолдызчык" конкурсы үткәрелде.
Территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү эшләре тулысынча башланды
15 апрель көнне Сарман аграр көллиятенең беренче санлы филиалында ачык ишекләр көне үтте. Районыбызның Яңа Усы, Мари Бүләр, Тат. Бүләр һәм Салауз Мухан мәктәпләренең 9 сыйныфында укучы 31 балага көллятебезнең ишекләре ачык иде.
“Мең кат ишеткәнче, бер кат күрүең яхшырак” диләр бит. Шуны истә тотып, килгән укучыларны көллиятнең укыту бүлмәләре, хезмәткә өйрәтү остаханәләре белән таныштырылды.
15 апрель көнне “Чисталык икеайлыгы” кысаларында көллият коллективы һәм студентлары зур өмәгә чыктылар. Үзебезгә беркетелгән Яшьләр урамында һәм көллиятебез ишегалдында чистарту- төзекләндерү эшләре башкарылды. Агачлар һәм бетон баганалар агартылды. Өмәдән соң тирә ягыбыз чиста, матур булып калды.
Икътисад бүлеге
Мөслим урта мәктәбендә бөек инглиз драматургының үлүенә 400 ел тулу уңаеннан “Бөтен тормышыбыз-театр” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәгә якташыбыз К. Тимчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры актеры Артем Пискунов чакырылган иде.
Бөек драматургның әсәрләренең инглиз, рус,татар телләрендә яңгыравы, укучыларның спектакльләрдән өзекләр күрсәтүе, кунакның “Гамлет” образын укучыларга җиткерүе, яряткан җырларын тәкъдим итүе кичәне баетты һәм тулыландырды.