Мөслим урта мәктәбендә “Бөтен тормышыбыз-театр” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Мөслим урта мәктәбендә бөек инглиз драматургының үлүенә  400 ел тулу уңаеннан “Бөтен тормышыбыз-театр” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәгә якташыбыз К. Тимчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры актеры Артем Пискунов чакырылган иде.

Бөек драматургның әсәрләренең инглиз, рус,татар телләрендә яңгыравы,  укучыларның спектакльләрдән өзекләр күрсәтүе, кунакның “Гамлет” образын укучыларга җиткерүе, яряткан җырларын тәкъдим итүе кичәне баетты һәм тулыландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International