15 апрель көнне “Чисталык икеайлыгы” кысаларында көллият коллективы һәм студентлары зур өмәгә чыктылар. Үзебезгә беркетелгән Яшьләр урамында һәм көллиятебез ишегалдында чистарту- төзекләндерү эшләре башкарылды. Агачлар һәм бетон баганалар агартылды. Өмәдән соң тирә ягыбыз чиста, матур булып калды.