ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2016 ел
сишәмбе

Мәдәният министрлыгы тәкъдим иткән кара-каршы концертлар дәвам итте. 29 июль көнне Мөслим районы үзешчәннәре Сарман районы Каташ-Каран авылында былтыр сафка бастырылган мәдәният йортында чыгыш ясадылар.

Яңа Усы авылы китапханәчесе балалар бакчасында булып, яңа кайткан китаплардан күргәзмә оештырды, алар белән таныштырды. Нәниләр китапларны кызыксынып карадылар, китапханәченең сүзләрен игътибар белән тыңладылар. Соңыннан әкиятләр укып фикер алыштылар.

Мәлләтамак авыл китапханәсендә информация көне үтте. "Куянкай" балалар бакчасы тәрбиячеләренә ФДББС стандартлары буенча бастырылган "Рәсем ясыйм", "Уйный-уйный өйрәнәм", "Ярый-ярамый", "Бер-күп.Зур-кечкенә.Форма", "Беренче җөмләләрем", "Әвәләп ясыйм", "Нәниләргә бишек җырлары, бармак уеннары" исемле методик әсбаплар тәкъдим ителде.


1
август, 2016 ел
дүшәмбе

Баек авыл китапханәсе, мәдәният йорты директоры белән берлектә,  баларның ялларын файдалы һәм күңелле үткәрү максатыннан балалар белән велосипед ярышы үтте.


29
июль, 2016 ел
җомга

Метрәй авыл китапханәчесе 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен шагыйрь Гәрәй Рәхимгә 75 яшь тулу уңаеннан түгәрәк өстәл оештырды.

Крәш Шуран авылы китапханәсендә "Сабыйлар дөньясы" дип исемләнгән язучы Габдулла Шәрәфинең тууына 90 ел тулу уңаеннан "Бикбатыр" әкият-поэмасы буенча әңгәмә үтте. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Яңа Усы авылы китапханәсендә язучы Габдулла Шәрәфетдин улы Шәрәфинең тууына 90 ел тулу уңаеннан “Гомернең агышлары” дигән исем астында китап укучылар белән әңгәмә үтте. Китапханәче китап күргәзмәсе оештырды, кыскача язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады.

Елгабаш авыл китапханәсендә балалар белән "Әкият сөйлим тыңла" дип исемләнгән әкият  кичәсе узды. Балаларга тәрбия бирүдә әкиятләрнең әһәмияте бик зур. Укучылар татар халык әкиятләре һәм аерым язучыларның әкиятләре белән дә  таныштылар.

Секреты татарской кухни


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International