18 июндә ТНВ каналындагы "Секреты татарской кухни" тапшыруы Мөслим районында кунак булды. "Мөслим туган як" музее директоры Яббарова С.Я. тапшыруны алып баручыларга "кыстыбый" пешерү нечкәлекләре белән таныштырды, ә музейның фәнни хезмәткәре Тимкин Р.И. музей белән таныштырды. Тапшыру 24 июлдә ТНВ каналында күрсәтелде.