Икъдисат булеге житэкчесе, табыш артыннан гына куучы хәсрәт эшмәкәрләргә түбәндәгеләрне тагын бер кат исләренә төшереп үтмәкче: лицензиясез яки сәүдә кагыйдәләрен санга сукмыйча ваклап сату белән шөгыльләнгән өчен фирмага, аның җитәкчесенә һәм хосусый эшмәкәргә гражданлык, административ яки җинаять җаваплылыгы яный. Моның өчен юридик затка, тартып алынган продукциясен конфискацияләп, 40тан 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затка – 5 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Алкогольле продукция сату кагыйдәләрен бозу турында мәгълүматлар җыю өчен “Кайнар линия” телефоны: 2-46-07.