23 нче август көнне район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләре пленар утырышы үтте. Ул “Муниципаль үсеш моделе – мәгариф белән нәтиҗәле идарә итүдә мөһим шарт” дигән темага багышланган иде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының планлаштыру һәм хезмәт өчен түләү бүлеге мөдире В.Р.Садыкова, муниципаль район башлыгы Р.Х. Муллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Р.Җ. Солтанов катнаштылар.
Киңәшмәгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының планлаштыру һәм хезмәт өчен түләү бүлеге мөдире В.Р.Садыкова, муниципаль район башлыгы Р.Х. Муллин мәгариф оешмаларының күргәзмәләре белән таныштылар.
Киңәшмә, гадәттәгечә, озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган педагогларны лаеклы ялга озату, яшь белгечләрне район педагоглары сафына кабул итү тантанасы белән башланып китте. Пленар өлешне балалар бакчаларыннан килгән нәниләр чыгышы ачып җибәрде, алар укытучыларга үз теләкләрен җиткерделәр.
Муниципаль район мәгариф системасы үсеше турындагы доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Т.Демидов чыгыш ясады.
Доклад темасын ачуда мәгариф идарәсе методисты Н.А.Шәймарданова, Яңа Усы төп мәктәбе директор урынбасары Е.А.Митюшкина, Мөслим гимназиясы укытучылары катнашып, чыгыш ясадылар.
Киңәшмә делегатлары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының планлаштыру һәм хезмәт өчен түләү бүлеге мөдире В.Р.Садыкованың республика мәгариф системасы үсеше турындагы чыгышын, аның район мәгариф оешмалары эшчәнлегенә биргән бәясен игътибар белән тыңладылар. Муниципаль район башлыгы Р.Х. Муллин киләсе уку елында район педагоглары алдында торган бурычларга тукталып, укытучыларның ул бурычларны үтәячәгенә ышанычын белдерде.
“Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү вакытында педагоглар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.
Киңәшмә бер төркем мәгариф хезмәткәрләрен, яңа уку елына әзерлек буенча иң яхшы мәгариф оешмаларын бүләкләү һәм киңәшмә резолюциясен кабул итү белән төгәлләнде.