Иске Карамалы авыл мәдәният йортында “Әшәке малайлар кунакка чакыра” исемле ял кичәсе булып узды. Биредә ШТМ командасы егетләре репертуарындагы миниатюралар күрсәтелде, кызыклы уеннар уйнатылды, дәртле биюләр, күңелле җырлар яңгырады.