Яңа Усы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты һәм язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльмановның “Самат батыр” исемле китабына күзәтү ясады. Укучыларның күңелләренә хуш килгән шигырьләрен, әкиятләрен укыды, бергәләп табышмакларына җаваплар эзләделәр.