Баек авылы китапханәчесе 5-7нче сыйныф укучылары белән татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Газиның тууына 110 ел тулуга багышланган "Йолдызлы малай" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китап күргәзмәсе ясалды, хикәяләре укырга тәкъдим ителде.