10 февраль көнне Шуганка авыл мәдәният йортында авыл халкы белән очрашу булып узды. Авыл халкы мәдәният йортындагы тарихи стендлар белән кызыксынды, ул стендларда үз туганнарын, якыннарын күрү аларга үзенә күрә бер горурлык хисе тудыруы турында җиткерделәр, аларның һәрберсен искә төшереп әңгәмә корыштылар. Мифтахов Рафак абый шуларның берсе.