ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Мәллә-Тамак авылы китапханәсендә "Куянкай" балалар бакчасы нәниләре белән "Кызыл китап ни сөйли?" дип исемләнгән тематик кичә үтте.

Сарман районы Җәлил бистәсендә Р.Кәраминең 75 яшьлек юбилее уңаеннан Кәрами укулары булып узды. Бу чарада Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Раил Баһауов 2 нче дәрәҗәдәге диплом, Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Әдилә Нәҗмиева 3 нче дәрәҗәдәге диплом, Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Сөмбел Шакирова сертификат белән бүләкләнделәр.

Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Федераль дәүләт  белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия” темасына  үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара фәнни-гамәли семинарында Мөслим районы татар  теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты. Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Резида Шамсова, Гөлнара Хәкимова, Күбәк урта  гомуми белем бирү мәктәбеннән Дилбәр Гарифуллина, Баек төп гомуми белем бирү мәктәбеннән  Лира Латыйпова, Гөлнара Садриева, Мари Бүләр  төп гомуми белем бирү мәктәбеннән  Зилә Шәйхуллина, Лилия Гыйлфанова   чыгыш ясадылар, ачык дәресләр, мастер-класслар карадылар.

МӨСЛИМДӘ Ык яр буен төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк

"Эшлекле дүшәмбе"

Укучылар өчен уздырыла торган фән олимпиадаларының рәсәй һәм республика күләм турлары дәвам итә. Бүгенге көндә тагын 6 укучыбыз, район данын яклап, призлы урыннарга лаек булдылар. Алар: экологиядән Мөслим гимназиясенең 9 нчы класс укучысы Фахертдинова Айгөл һәм 11 нче сыйныф укучысы Әгълиуллина Язилә (укытучысы – Бариева Л.Ф.), рус әдәбиятыннан Мөслим гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Зиазова Миләүшә (укытучысы – Хәйруллина Ч.А.), Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Бәдертдинова Алисә (укытучысы – Фаррахова Р.Г.), Мөслим лицееның 10нчы сыйныф укучысы Фазыйлова Виктория (укытучысы – Фазыйлова С.В.), Мөслим урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Җәлилова Алсу (Сарварова В.Ф.).

Мөслим гимназиясе базасында мәктәп җитәкчеләре өчен регионара семинар уздырылды. Чарада Мөслим, Кукмара, Яңа Чишмә районы һәм Башкортстан Республикасының Илеш районы мәктәп директорлары, укыту-тәрбия буенча директор урынбасарлары катнашты.

Галим Галимҗан Барудиның 160 еллык юбилеена багышлап, Тойгелде авыл китапханәсе мәчеттә тематик әдәби кичә уздырды.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән әдәби кичә уздырды.

Шуганка авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, "Масленица" бәйрәме үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International