Тематик әдәби кичә.

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Галим Галимҗан Барудиның 160 еллык юбилеена багышлап, Тойгелде авыл китапханәсе мәчеттә тематик әдәби кичә уздырды. Китапханәче Галимнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән танышылды. Мөхәммәдия мәдрәсәсе турында да сүз алып барылды. Ветераннар советы председателе Мингазов Равил абый дин галименең татар халкы үсеше өчен бик күп көч куюын ассызыклап үтте, "Шура" журналы белән таныштырды. Шулай ук Г.Барудига багышлап, чыккан мәкаләләр һәм башка язма хезмәтләр кичә кунакларына тәгъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International