“Федераль дәүләт  белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия” темасына төбәкара фәнни-гамәли семинары үтте

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Федераль дәүләт  белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия” темасына  үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара фәнни-гамәли семинарында Мөслим районы татар  теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты. Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Резида Шамсова, Гөлнара Хәкимова, Күбәк урта  гомуми белем бирү мәктәбеннән Дилбәр Гарифуллина, Баек төп гомуми белем бирү мәктәбеннән  Лира Латыйпова, Гөлнара Садриева, Мари Бүләр  төп гомуми белем бирү мәктәбеннән  Зилә Шәйхуллина, Лилия Гыйлфанова   чыгыш ясадылар, ачык дәресләр, мастер-класслар карадылар. Укытучыларыбызның бу темага багышланган фәнни-тикшеренү эшләре, мәкаләләре шушы семинар кысаларында бастырылып чыгарылган “Милли мәгариф - миллләт киләчәге” дигән методик кулланмада дөнья күрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International