Лениногорский районы делегациясе "Агромастер" житештеру компаниясендә
Кр.Шуран авылында " Май чабу" бәйрәме булып узды. Бәйрәм кызыклы уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды.
Баек төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә Шәмсия Җиһангированың туган көненә багышланган кичә үткәрделәр. Укучылар шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.
Иске Вәрәш авылы китапханәчесе, авыл фельдшеры белән берлектә, укучылар катнашында "Наркомания - ак улем" дип исемләнгән очрашу кичәсе уткәрде.
Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә язучы Рәфкать Кәраминең 75 яшь тулу уңаеннан "Кәрами дәресләре" дип исемләнгән кичә үтте.
2 нче март көнне районның бер төркем мәгариф хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районына тәҗрибә уртаклашу максатыннан бардылар. Мәгариф идарәсе методистлары, укытучылар А.М.Булатов исемендәге лицейда дәресләр карадылар, балалар бакчасы мөдирләре исә балалар бакчалары эшчәнлеге белән таныштылар.
Мөслим гимназиясе базасында ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Ык буе бүлегенең II разрядлы өлкән специалисты Кожемякина Җәмилә Әнвәр кызы катнашында 6-7нче сыйныфлар өчен “Җирнең киләчәге безнең кулларда!” исеме астында экологик дәрес узды. Укучылар районыбызда булган экологик проблемаларны чишү юлларын эзләделәр, үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә Л.Н. Толстой исемендәге фәнни-гамәли конференциянең муниципаль туры узды. Чарада 26 сәләтле укучыбыз уңышлы гына чыгыш ясадылар. Җиңүчеләр мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Икъдисат булеге
Район мәдәният йортында Түбән Табын авыл җирлеге үзешчәннәренең "Яшьнәп яшә, җырлы халкым!" исемле район смотр концерты булып узды.