Кичә.

2017 елның 3 марты, җомга

Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә язучы Рәфкать Кәраминең 75 яшь тулу уңаеннан "Кәрами дәресләре" дип исемләнгән кичә үтте. Презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды, хикәяләренә анализ ясалды, "Олы юл да сикәлтәле" трилогиясе карап кителде. Р.Кәраминең язучы гына түгел, ә оста баянчы, бик күп җырлар авторы икәне искәртелде. "Тол кала язган хатын монологы" исемле шаян хикәя укылды. Китап күргәзмәсеннән китаплар тәкүдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International