Мөслим гимназиясе базасында ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Ык буе бүлегенең II разрядлы өлкән специалисты Кожемякина Җәмилә Әнвәр кызы катнашында 6-7нче сыйныфлар өчен “Җирнең киләчәге безнең кулларда!” исеме астында экологик дәрес узды. Укучылар районыбызда булган экологик проблемаларны чишү юлларын эзләделәр, үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.