"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары халкыбызның гореф-гадәтләре, милли киемнәре белән танышуны дәвам иттеләр.
"Күбәләк" балалар бакчасы хезмәткәрләре "Җырлыйм туган якта!" район смотр-конкурсының гала- концертында катнаштылар
Хезмәт һәм экологик тәрбия бирү максатыннан Михайловка урта мәктәбендә "Чиста ишегалды"акциясе үткәрелде.
"Психология атналыгы" кысаларында Михайловка урта мәктәбендә "Исемнәр" акциясе узды. Балалар якты битләрдә үз исемен һәм аның әһәмиятен яздылар. Аннары аларны коридорда бергә урнаштырдылар.
Баек авыл җирлеге территориясендә балигъ булмаганнарның хокук бозуларын һәм күзәтүчесезлеген кисәтү системасы органнары һәм учреждениеләре белгечләре тарафыннан авыр тормыш хәлендә һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча ведомствоара рейд үткәрелде.
Район мәдәният йортында оешма-предприятиеләрдә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Җырлыйм туган якта!"район смотр-конкурсының Гала-концерты булып узды.
2021 елның 15 апрелендә Мөслим районы мәктәпләрендә Халыкара Экологик белемнәр көненә багышланган акция булып узды.
15 нче апрель көнне Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбендә технология укытучыларының район семинары узды. Семинар барышында А.Р.Фәрхетдинов калфак ясау технологиясе буенча ачык дәрес күрсәтте.