12 - 15 нче февраль көннәрендә Минзәлә шәһәрендә 2010-11 нче елгы егетләр арасында волейбол буенча Татарстан беренчелеге уздырылды. Беренчелектә Татарстан муниципаль районнарыннан килгән 14 команда көч сынашты. Мөслим данын "Яшьлек" спорт мәктәбеннән Шамиль Мадъяров , Ильназ Кашапов җитәкчелегендәге волейбол командасы яклады. 4 көн дәвамында барган киеренке ярышта Мөслим командасы 3 нче урынга лаек булды. Мөслим командасыннан Алмаз Горланов Татарстан беренчелегенең иң яхшы уенчысы буларак бүләкләнде. Булдырдыгыз , егетләр!