Мөслимдә Татарстан чаңгы юлы-2026 спорт бәйрәме узды

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

13 февраль көнне "Кояшлы Ык" ял зонасында "Татарстан чаңгы юлы-2026" спорт бәйрәме узды. Әлеге чарага районның төрле оешма, предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре, Башкарма комитет вәкилләре, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук кышкы спортны яратучылар җыелды.
Ярышлар башланыр алдыннан барлык катнашучыларны Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанов Азат Мөҗәхит улы сәламләде һәм катнашучыларга уңышлар теләде. Спортчылар бирелгән дистанцияләрдә көч сынашты, ә бәйрәм ахырында 8 төрле номинациядә истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Шулай ук әлеге спорт чарасында катнашучылар чаңгыда ГТО нормаларын тапшыру мөмкинлегенә дә ия булдылар.

"Татарстан чаңгы юлы-2026" спорт бәйрәме җылы һәм дуслык атмосферасында узды, катнашучылар һәм кунаклар күңелле вакыт үткәрде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International