Экскурсия
Мөслим лицее базасында музыка, рәсем сәнгате укытучыларының чираттагы семинары узды. Мөслим лицее укытучылары Л.Р.Заянова, К.З.Әмиров, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Г.М.Юсупова мастер-класс күрсәттеләр һәм укытучылар укучыларның дәресләрдә иҗади сәләтләрен үстерү алымнарын өйрәнделәр.
Күргәзмә
Үзәк балалар китапханәсендә балаларда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлек, ярдәмчеллек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү максатыннан “Әкият ул – бер тылсым” дигән кичә үтте.
Мөслим гимназиясе базасында физика укытучыларының методик семинары үтте. Семинарда укучыларның чыгарылыш имтиханнарына әзерлек буенча сораулар каралды.
Баек авыл мәдәният йорты директоры китапханә белән берлектә "Канатлы дусларыбызга бер изгелек" дип исемләнгән иң үзенчәлекле кошлар ашату өчен җимлеккә бәйге игълан иттеләр. Укучылар бу чарада зур активлык күрсәттеләр. Балалар үз куллары белән кошлар өчен җимлек ясадылар һәм аларны мәктәп һәм балалар бакчасы яны бакчасына урнаштырдылар.
20 марттан Мөcлим үзәк шифаханәсендә хәрби хезмәткә чакыру унаеннан комиссия башланды.
Үрәзмәт авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Күңелле каникуллар" исемле дискотека үткәрелде.
"Игелек уят" район волонтерлар отряды үз эшчәнлеген башлап җибәрә...
Дусай авыл мәдәният йортында кул эшләре остазы Әлифә Әгълетдинованың "Күңелем бизәкләре" дип исемләнгэн кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.