Мөслим лицее базасында музыка, рәсем сәнгате укытучыларының чираттагы семинары узды. Мөслим лицее укытучылары Л.Р.Заянова, К.З.Әмиров, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Г.М.Юсупова мастер-класс күрсәттеләр һәм укытучылар укучыларның дәресләрдә иҗади сәләтләрен үстерү алымнарын өйрәнделәр. С.Мухан төп мәктәбе укытучысы А.З.Заһидуллина дәресләрдә яңа заманча технологияләр кулланып укыту буенча чыгыш ясады. Мәгариф идарәсе методисты Л.Н.Арсланова семинарга йомгак ясады.