Шуганка авыл мәдәният йорты, китапханә һәм фельдшер пункты белән берлектә "Һәр өлкәнгә - рухи юл" акциясын дәвам итеп, мөмкинлеге чикләнгән пенсионер Писарева Лидия апада булды. Лида апаны район, республика яңалыклары белән таныштырдылар, шулай ук журнал-китаплар тапшырдылар. Фельдшер Л.Шагалиева медицина хезмәте күрсәтте.
Ташъелга авылында татар халык бәйрәме "Нәүрүз" булып узды. Авыл халкы һәм кунаклар бик теләп кызыклы уеннарда катнаштылар, үз куллары белән пешерелгән ризыклар, тәмле тәбикмәкләр һәм кайнар чәй белән сыйландылар. Бәйрәм кышны тасвирлаучы салам карачкысын яндыру белән тәмамланды.
Нарат Асты авыл клубында укучылар катнашында "Нәүрүз" бәйрәме булып узды. Балалар шигырьләре, җыр-биюләре белән чыгыш ясадылар. Катнашучыларга тәбикмәк һәм бәйрәм бәлеше белән чәй өстәле әзерләнде.
Крәш Шуран авыл мәдәният йортында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры тарафыннан "Түтиләр" спектакле сәхнәләштерелде.
Баек төп гомуми белем бирү мәктәбендә, авыл мәдәният йорты директоры “Тирә-ягыбызны саклыйк!” темасына укучылар белән әңгәмә үткәрде.
Метрәй авыл мәдәният йортында кызлар белән егетләр арасында "Сорау-җавап" конкурсы үтте. Яшьләр бер-берсенә язмача кызыклы сораулар бирделэр.
"Мизгел" яшьләр үзәгендә кино курсәтеләчәк...
Михайловка авыл мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты булып узды.
Үрәзмәт авыл мәдәният йортында "Наркотикларсыз яшьлек" исемле тематик кичә булып узды.
Язгы каникул чорында музейга йөрү