Нарат Асты авыл клубында укучылар катнашында "Нәүрүз" бәйрәме булып узды. Балалар шигырьләре, җыр-биюләре белән чыгыш ясадылар. Катнашучыларга тәбикмәк һәм бәйрәм бәлеше белән чәй өстәле әзерләнде.