25 март көнне Дусай авыл мәдәният йорты директоры мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Мирзаянова Сәрмәдия Әхтәм кызын бәйрәм белән тәбрикләде.
Бюджет өлкәсе объектларында энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте
Тәрбиягә бала алган гаиләләр буенча рейдлар
Сал.Мухан авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан теннис ярышлары булып үтте.
Торыш авыл клубында "Нәүрүз" бәйрәме билгеләп үтелде. Клуб фойесында "Татар-халык ашлары" күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм җыр - бию, кызыклы уеннар белән урамда дәвам итте.
Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Нәүрүз" бәйрәме булып узды. Балалар Кыш бабай, Нәүрүзбикә, Кыш әби белән күңелле уеннарда катнаштылар, кайнар коймаклар белән сыйландылар.
Язгы каникул чорында үткәреләсе чаралар кысаларында Дусай авыл мәдәният йортында бильярд ярышы үткәрелде.
24 нче март көнне Казан шәһәре Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге республикакүләм конференция узды. Конференциядә Мөслим гимназиясенең 8 нче сыйныф укучылары Алинә Ханнанова, Алинә Хәертдинова катнашты.
24 нче март көнне ТРсы Байлар Сабасы муниципаль районында Әбрар Каримуллин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә Баек төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Данил Садриев, “Татар филологиясе” секциясендә уңышлы чыгыш ясап, III Дәрәҗәдәге Җиңүче Дипломына ия булды (фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.М.Садриева).
27 нче март көнне спорт мәктәбендә 2006-2007 нче, 2008 нче елгы һәм аннан кечкенәрәкләр арасында бадминтон буенча сайлап алу турниры үтте..