Бадминтон буенча сайлап алу турниры.

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

27 нче  март көнне спорт мәктәбендә 2006-2007 нче,  2008 нче елгы  һәм аннан кечкенәрәкләр арасында бадминтон буенча сайлап  алу турниры үтте.  Ярыш нәтиҗәләре буенча 2008 нче елгы һәм аннан кечкенәләр арасында җиңүчеләр: Фатима Хабибуллина, Чулпан Янгирова, Ильнара Усманова,  Ринас Ханов, Раиф Валиев, Камил Хафизов. 2006 -2007 нче елгы кызлар һәм егетләр арасында җиңүчеләр: Динара Ситдикова, Диләрә Калимуллина, Язилэ Габидуллина, Нурислам  Шайхуллин, Зөлфәт Ахметзянов, Ранис Хафизов. Җиңүчеләр 8 - 9 нчы апрель көннәрендә Аксубай  районында үтәчәк “Татарстанның бадминтон өметләре” бәйгесендә катнашачаклар.

         Тренерлар: Ханов И.Р., Казанбаев А.Р., Гиздуллина Г.Ф., Фасхиева С.М.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International