24 нче март көнне ТРсы Байлар Сабасы муниципаль районында Әбрар Каримуллин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә Баек төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Данил Садриев, “Татар филологиясе” секциясендә уңышлы чыгыш ясап, III Дәрәҗәдәге Җиңүче Дипломына ия булды (фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.М.Садриева). “Педагогик эзләнү” секциясендә Тат.Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Шаева I дәрәҗәдәге Җиңүче Дипломына лаек булды.