ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә “Карлыгач” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен экскурсия үтте.

Халыкара театр көне уңаеннан Тат.Бүләр авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, "Театр - яктылыкка, нурга илтә!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.

Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" нәниләре белән "Кошлар яратучы малай" исемендә әдәби иртә үткәрде.

Симәк авылы китапханәсендә "Каникулда да укыйбыз" дип исемләнгән кичә үтте.

Үзәк китапханәдә "Факил Сафин белән очрашу" дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте.

Халыкара театр көне уңаеннан Шуганка авылы китапханәсе, клубы һәм балалар бакчасы белән берлектә, кичә уткәрделәр.

   

28 нче март көнне Мөслим районы мәгариф идарәсе планы һәм нигезләмәсе нигезендә чираттагы республикакүләм IV “Фоат Садриев укулары” узды. Укуларның макстаы: Мөслим төбәге әдипләре, күренекле шәхесләрнең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау иде. Әлеге укуларда “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы “Мәгариф” журналы һәм Татарстан Республикасы Язучылар Союзы белән берлектә үткәрелде. Бәйрәмдә “Мәгариф” журналының баш мөхәррир урынбасары Ришат Каюмов, бүлек мөхәррире Мидхәт Садыйков, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Роза Хәбибуллина, Л.Садриева, Факил Сафин (Чаллы), Әлфия Ситдыйкова (Чаллы), Әсгать Сәләхов (Әлмәт), Миңзифа Әхмәтшина (Әлмәт), Илдус Гыйләҗев (Азнакай), Чаллы дәүләт педагогия университеты профессоры Әнвәр Шәрипов, КФУ Алабуга институты доценты Фәридә Габидуллина һәм башкалар катнашты.

       

Югары Табын авылы китапханәчесе, Тамьян авылы клубы, Түбән Табын мәдәният йорты директорлары белән берлектә, "Киләчәк буынны тәрбияләү безнең кулда" дигән тема астында кичә оештырдылар.


28
март, 2017 ел
сишәмбе

Тамьян авыл клубы спорт мәйданчыгында Түбән Табын һәм Тамьян авылы халкы катнашында "Нәүрүз" бәйрәме булып узды.

Түбән Табын авыл мәдәният йорты китапханә һәм Тамьян авыл клубы белән берлектә Тамьян, Түбән Табын, Югары Табын авылы өлкәннәрен берләштереп "Асылыбызга кайтыйк" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрделәр. Авыл өлкәннәре Энҗе Абусева, Хәдичә Мөхәммәтдиновалар дин темасына тәрбияви чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International