Югары Табын авылы китапханәчесе, Тамьян авылы клубы, Түбән Табын мәдәният йорты директорлары белән берлектә, "Киләчәк буынны тәрбияләү безнең кулда" дигән тема астында кичә оештырдылар. Төрле яшьтәге апалар, әбиләр яшь буынны тәрбияләү турында сөйләштеләр. Тормыштан кызыклы мисаллар китерелде, аларны анализлап, уртак фикергә ничек килергә мөмкинлеге ачыкланды.