Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" нәниләре белән "Кошлар яратучы малай" исемендә әдәби иртә үткәрде. Ул балаларга Тукай премиясе кандидаты Факил Сафинның шигырьләрен укыды. Соңыннан кошлар турында кызыклы мәгълүмат бирде.