5 нче апрель көнне мәгариф идарәсе мәгариф ветераннары – җитәкче кадрлар белән очрашу оештырды. Очрашу җылы, эшлекле атмосферада үтте. Ветераннар коррекция интернат мәктәбендә, лицейда, “Кояшкай” балалар бакчасында, район “Туган як” музеенда булдылар. Ветераннар өчен каршы алу тантаналары, экскурсияләр оештырылды, укыту-тәрбия бирүдә яңа технологияләр гамәлдә эшләп күрсәтелде. Соңыннан, директорлар Советы әгъзалары катнашында, түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Т. Демидов район мәгариф системасының киләчәккә планнары белән уртаклашты, аерым сораулар буенча ветераннарның фикерләре белән кызыксынды. Мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Л.М. Харисова укыту-тәрбия өлкәсендәге уңышлар белән таныштырды. Ветераннар үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр, мәгариф оешмаларында тудырылган матурлык, уңайлыклар өчен район, республика җитәкчеләренә зур рәхмәләрен җиткерделәр, уңышлар теләделәр.