Ташлыяр авыл мәдәният йортында Г.Тукайның туган көне уңаеннан "Халкымның бөек шагыйре" исеме астында уен-викторина булып узды.

2017 елның 28 апреле, җомга

26 апрель көнне Ташлыяр авыл мәдәният йортында Г.Тукайның туган көне уңаеннан "Халкымның бөек шагыйре" исеме астында уен-викторина булып узды. Бу бәйгедә Ташлыяр башлангыч мәктәбе укучылары һәм "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашты. Алар Тукай иҗатына багышланган сорауларга җаваплар эзләделәр. Рәсемнәрнең нинди әсәрләрдән икәнлеген ачыкладылар. Хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Уен- викторина ачык һавада узды. Бәйге "Туган тел" жыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International