ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе китапханәнә активы һәм балалар белән бергә "Карга боткасы" бәйрәмен уздырды.

 Метрәй авыл китапханәсе , мәдәният йорты белән берлектә 28.04.2017 көнне балалар белән табигать кочагында Карга боткасы үткәрде.

Тугаш авылы китапханэсе ишек алдында 1 нче май конне Яз хэм хезмэт бэйрэме унаеннан "Карга боткасы" оештырылды.

Югары Табын авылы китапханәчесе 1 нче май көнне мәдәният йорты янындагы мәйданда Карга боткасы бәйрәме үткәрде.

Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә "Куянкай" балалар бакчасы балалары катнашында Г.Тукай иҗатына багышланган "Эш беткәч, уйнарга ярый" исемле уен үтте.

Югары Табын авылы китапханәчесе 23 нче апрель көнне "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында Бөтендөнья китап көне уңаеннан иң күп китап укучы гаиләдә - Рәмзия һәм Илгиз Вәҗиевларның өйләрендә булды. 

4нче май көнне Мөслим лицее базасында төп дәүләт имтиханының татар теленнән телдән бирү өлешенә апробация узды.

 

Югары Табын авылы китапханәчесе 22 нче апрель көнне "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында Халыкара Җир-ана көне уңаеннан Түбән Табын мәктәбе укучылары белән "Игътибарлы булыйк!" темасына экология дәресе үткәрде. 
Презентация караганнан соң, балалар табышмаклар чиштеләр.

Югары Табын авылы китапханәчесе Түбән Табын мәктәбе коллективы белән берлектә "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Җирлегебез ул-кызлары" дигән кичә үткәрде. Бәйрәмгә җирлектән чыккан күренекле шәхесләрнең туганнары, коррекция мәктәбеннән укучылар чакырылган иде. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.

Кичәдә 85 кеше катнашты.

Каенсаз  авыл китапханәчесе  укучылар белән  Г.Тукайның  туган көненә  карата  әңгәмә уткәрде  ,укучылар  Г.Тукайның шигырьләре белән таныштылар  ,әкиятләрен  укыдылар ,Тукайның  китапларыннан  китап   күргәзмәсе  ясалды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International