Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә "Куянкай" балалар бакчасы балалары катнашында Г.Тукай иҗатына багышланган "Эш беткәч, уйнарга ярый" исемле уен үтте. Балалар, "Былтыр" һәм "Су анасы" командаларына бүленеп, төрле конкурсларда ярыштылар. Г. Тукайның әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен сөйләделәр, "әкияти" пазл җыйдылар. Бәйрәмнән балалар бик куанып кайтып киттеләр.