"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе.

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Югары Табын авылы китапханәчесе Түбән Табын мәктәбе коллективы белән берлектә "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Җирлегебез ул-кызлары" дигән кичә үткәрде. Бәйрәмгә җирлектән чыккан күренекле шәхесләрнең туганнары, коррекция мәктәбеннән укучылар чакырылган иде. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.

Кичәдә 85 кеше катнашты.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International