Үзәк балалар китапханәсеннән Садриева Зилә,Султанов Раиль, Мурзаханова Мәдинә, Шаяхметов Рөстәм Казан Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында «Иң яхшы мәдәни көндәлек» конкурсы һәм «Иң мәдәниятле ата-ана» номинациясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына бардылар. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, Г.Тукайның театральләштерелгән “Су анасы” әкиятен карадылар.
Тойгелде авыл китапханәсе Тойгелде башлангыч класс укучылары белән Язучы Бари Рәхмәт иҗатына багышланган әдәби кичә уткәрде. Балалар язучысы Бари Рәхмәтнең иҗаты һәм "Иң күңелле чак" китабы белән таныштык. Китапта бирелгән әкиятләрне укып, нәтиҗә ясадык.
Метрәй авыл китапханәчесе ,башлангыч сыйныф укучылары белән язучы Миргазиян Юнысның тууына 90 ел (1927 -2014) тулуга багышланган түгәрәк өстәл үткәрде.
Яңа Усы авылы китапханәчесе балалар шагыйре Бари Рәхмәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, “Сабый күңелле шагыйрь” исемле әңгәмә үткәрде һәм “Иң күңелле чак” дигән китабына күзәтү ясады.
Яңа Сәет китапханәчесе башлангыч мәктәп балаларына"Безопасность в летние каникулы" дип исемләнгән класс сәгате үткәрде,балаларга юнәлешле сораулар бирелде,ярдәмчел булырга этәрде,ут-су белән уйнамаска,юл кагыйдәләрен искә тошереп,рәсемнәр ясадык.Катнашты 13 кеше.
Шуганка авылы китапханәсендә китапханәләр көне уңаеннан төрле елларда мәдәният өлкәсендә эшләгән ветераннар белән очрашу оештырылды.Кичә барышында китапханә тарихы, иң куп китап укучы гаиләләр турында сөйләнде .Әңгәмә чәй өстәле янында дәвам итте.
Ташлыяр авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре 27 май көнне Ташлыяр башлангыч мәктәбе һәм "Ләйсән" балалар бакчасы балалары белән кече Сабантуй уздырды.
26 май көнне Мөслим яшьләре зур өмә оештырды...
Республикакүләм балалар рәсеме “Рюкзакларны паходка әзерлибез” бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды...