Республикакүләм үткәрелгән “Рюкзакларны походка әзерлибез” балалар рәсем бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Бу бәйгедә республиканың 35 районыннан 181 эш катнашты. Безнең район данын яклап катнашкан укучыларыбыз призлы урыннар яуладылар. Менә алар: Хисаметдинова Эльвина, Рус-Шуган белем бирү мәктәбе укучысы «Нинди матур бу дөнья» номинациясендә III урынга (укытучысы - Коткова М.Е.) һәм “Таулардан яхшырак таулар гына була ала” номинациясендә Баланлы белем бирү мәктәбе укучысы Гизетдинова Зилә (укытучысы- Сафин Ф.Н.) шулай ук III урынга лаек булды. Аларны котлыйбыз һәм алдагы эшләрендә уңышлар телибез!